Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге дөньяда цифрлы технологияләр гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру мөмкинлеген бирә

03.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2022 ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Хәзерге дөньяда цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә торган корал булып тора, дип ассызыклады ул. 

«Бүген залда бу өлкәгә турыдан-туры катнашы булган гүзәл затларыбыз. Сез үз һөнәри осталыгыгыз белән республикабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез. Эшегезнең авырлыгына һәм җаваплылыгына карамастан, кешелекнең назлы һәм гүзәл өлеше булып каласыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, залда хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп. 

«Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезне һәр көн якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән сөендерсен, яңа кичерешләр һәм якты вакыйгалар белән тулыландырсын. Кояштай елмаюларыгыз, хатын-кыз зирәклеге һәм сөйкемлек өчен рәхмәт сезгә", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче 29 хезмәткәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.