Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, быел республика 44 программаны гамәлгә ашыру планлаштыра, шуларның 31е Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана. Бүгенгә 29 программа расланган.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2022 елда гомуми мәйданы 4 млн. 755 мең квадрат метр булган 760 объектны яңарту планлаштырыла. Программаның финанс күләме 6 млрд. 431 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүгенге көндә торглар 85 күп фатирлы йорт буенча узды.
Шул ук вакытта программага кертелгән йортлар арасында документлар бирелмәгән йортлар кала. Хәзер бу 25 йорт. Сәбәбе – торак милекчеләренең җыелышлары беркетмәләре булмау. Министр муниципалитет башлыкларына милекчеләр җыелышлары һәм сораулар буенча тавыш бирү ТКХ ДМС платформасында үткәрелүен искәртте. Бу процессны якын арада тәмамлау зарур.
ТКХ өлкәсенә килгәндә, Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, гыйнвар аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 95,7% тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,2%ка артыграк. Уртача еллык күрсәткеч 99,1% тәшкил иткән, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3%ка артыграк. 1 нче февральгә 22 муниципаль берәмлектә еллык җыем уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. 23 муниципалитет республиканың уртача күрсәткеченнән артып киткән.
2022 елның 1 февраленә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 8,2 млрд. сум тәшкил иткән. Бу ике айлык түләүләр диярлек. 6 муниципалитетта бурыч ике һәм аннан да күбрәк ай тәшкил иткән. 21 муниципаль берәмлек бер айдан ике айга кадәр бурычка ия.
Бу планда торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурыч бер айдан артмаган 18 районда әйбәт дип санала.
Электрон форматта башкарылган түләүләр саны сизелерлек арткан. Хәзер республика буенча электрон түләүләрнең уртача дәрәҗәсе 72% тәшкил итә. Башка сүзләр белән әйткәндә, һәр өченче коммуналь түләү гражданнар тарафыннан читтән башкарыла. Районнар, үз чиратында, бу өлештә бөтенләй төрле күрсәткечләр күрсәтә. 8 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше 50%ка җитмәгән әле. 30 районда онлайн түләүләр өлеше – 50дән 72%ка кадәр. Җиде муниципаль берәмлек электрон түләүләр дәрәҗәсен Татарстан буенча уртачадан югарырак күрсәтә.
Шулай ук министр торак-коммуналь комплекс оешмалары ягыннан энергия ресурсларын кулланган өчен бурычлар турында да хәбәр итте. 2022 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч күләме 416 млн. сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 29 млн.сумга ким.
12 ай эчендә торак-коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен гомуми бурычы 42 млн. сумга кимегән һәм 1 февральгә 61 млн. сум тәшкил итә. Шул исәптән коммуналь комплекс оешмалары үзләренең үтәлмәгән финанс йөкләмәләренең күләмен 15 млн. сумга киметкәннәр. Хәзер электр энергиясе өчен коммуналь хезмәтчеләрнең бурычлары 25 млн. сум тәшкил итә.
Бурычлар 7 районда сакланган, шуларның 3 муниципалитта бурычлар күләме арткан. 12 муниципаль берәмлектә коммуналь хезмәтләрне башкаручыларга электр энергиясе өчен вакытында түләнмәгән бурыч саклана. Бу 35 млн. сум, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 млн. сумга кимрәк.
Шуның белән бергә, 4 районда коммуналь хезмәтләрне башкаручыларның электр энергиясе өчен бурычы арткан.
Җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» каршындагы коммуналь хезмәтләрне башкаручыларның срогы чыккан бурычы 252 млн.сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 62 млн. сумга кимрәк.
Ахырда министр язгы ташуга каршы чаралар үткәрү турында сөйләде. Яз җитүгә һәм тышкы һава температурасы күтәрелүгә, муниципаль берәмлекләрнең күпчелек территорияләре, бигрәк тә яр буе районнары, кар эрү сәбәпле, су басуга дучар. Быел кыш республика территориясендә явым-төшем күп булды, шуның нәтиҗәсендә күп фатирлы һәм индивидуаль торак йортларны, шулай ук социаль һәм коммуналь объектларны су басу ихтималы артты.
«Район башлыкларыннан муниципаль район территориясендә язгы ташуга каршы чараларны оештыру һәм язгы ташу чорында тормыш барышын тәэмин итү объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», - дип өстәде Марат Айзатуллин.