Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2022 елда Татарстан агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 2022 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме өчен 13,2 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу узган елның беренчел расланган күләме дәрәҗәсенә карата 106,5% тәшкил итә. Федераль бюджеттан ярдәм күләме 2021 ел дәрәҗәсендә сакланган, республика бюджетыннан ярдәм күләме 8%ка арткан.
Федераль үзәк катнашында финанслау күләме 5,3 млрд. сумлык 28 дәүләт ярдәме чарасы гамәлгә ашырылачак, шулардан 3,8 млрд. сумы – федераль бюджет акчалары (71,7%), 1,5 млрд. сумы – республика бюджеты акчалары (28,3%).
Фәкать республика бюджеты акчалары хисабына гына финанслау күләме 8 млрд. сумлык 37 дәүләт ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла.
Игенчелек һәм җирләрне мелиорацияләүгә ярдәм итү өчен 19 чара буенча 4,3 млрд. сум каралган, шуларның 1,8 млрд. сумы – федераль бюджет акчалары. Төп чараларга – 450 млн. сум, бөртекле культуралар җитештерүгә һәм реализацияләүгә – 665 млн. сум, минераль ашламалар сатып алуга – 1,1 млрд. сум, "АПК продукциясен экспортлау" федераль проекты кысаларында җирләрне мелиорацияләүгә – 484 млн. сум.
Терлекчелеккә ярдәм итүгә 13 чара буенча 1,9 млрд. сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 907 млн.сум. Төп юнәлешләр – сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыруга – 761 млн, нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә – 309 млн, сөт җитештерүне стимуллаштыруга 407 млн. сум субсидия.
Агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләүгә 3 чара буенча 1,9 млрд. сум бүлеп бирелгән. Ярдәмнең төп суммасы – 1,7 млрд. сумы – сатып алынган техника һәм җиһазлар өчен субсидияләр. Моннан тыш, икмәк пешерү предприятиеләренә (100 млн.), кулланучылар кооперациясе оешмаларына автолавкалар сатып алу өчен (28 млн.) субсидияләр бирелә.
Хуҗалык итүнең кече рәвешләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ярдәм итү өчен 12 чара буенча 1,4 млрд. сум каралган, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә – 4 чара буенча 418 млн. сум. Әлеге юнәлешләр кысаларында гаилә сөт фермаларын үстерүгә (250 млн.), авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә (254 млн.) һәм "Агростартап" (160 млн.) проектларына грант ярдәме гамәлгә ашырыла. Шулай ук быелдан башлап, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру максатларында, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен субсидияләрнең максималь ставкалары арттырылган.
Агросәнәгать комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен 7 чара буенча 415 млн. сум каралган. Субсидияләр сыер абзарлары, силос-сенаж траншеялары, яшелчә-бәрәңге саклагычлары, ындыр табагы хуҗалыклары, терлек азыгы үзәкләре, машина-трактор парклары төзелеше буенча чыгымнарны каплауга биреләчәк. Хәзерге вакытта субсидияләр бирү тәртибе ведомствоара килешү белән төзелгән һәм башкарыла.
Министр 2021 елда дәүләт ярдәме чараларын электрон рәвешкә күчерү буенча эш башлануына игътибар итте. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә "Минем субсидияләр" проекты гамәлгә ашырылган. Хәзерге вакытта дәүләт ярдәменең 6 юнәлеше цифрлаштырылган. 2022 ел дәвамында барлык субсидияләр дә электрон рәвешкә күчереләчәк.