Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.
Яңа кунакханә - «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күп функцияле кунакханә комплексы ул.
Әлеге объектны төзү 2019 елның февралендә башланган иде. Инвестор - «ТатКравтИнвест» ҖЧҖ («KRAVT GROUP» компанияләр төркеменә керә). Кунакханәнең тугыз катында төрле категорияле номерлар урнашкан: студияләр, полулюкслар һәм люкслар, апартаментлар һәм президент люксы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен стандарт номерлар бар. Барлыгы отельдә 500 кешене бер үк вакытта урнаштыру мөмкинлеге бар. Комплекс территориясендә автостоянкалар урнашкан. Комплексның эчке бизәлешендә Татарстан Республикасының татар милли мотивлары кулланылган.
Комплекс төзелеше - Татарстанда «KRAVT GROUP» компаниясенең беренче инвестицион проекты, шуннан соң республикада компаниянең башка проектларын гамәлгә ашыру башланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа отель ачылышында инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу - инвестор белән хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге.
"Эшкә җәлеп ителгән барлык кешеләргә - төзүчеләргә, инвестицияләр кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Хәерле сәгатьтә!" ,- диде Рөстәм Миңнеханов һәм яңа кунакханәгә һәм алдагы проектларга уңышлар теләде.