Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тынычлык фонды» халыкара иҗтимагый фонды вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
РТФ эшчәнлегенең төп юнәлешләре – халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү, хәйриячелек, милли, дини һәм социаль конфликтларны булдырмау, кеше хокукларын яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкара хезмәттәшлекне үстерү, мәдәни, яшьләр алмашуларын арттыру һ.б.лар. Фонд эшчәнлегенә йөзләрчә мең кеше җәлеп ителгән. Болар – сугыш ветераннары һәм инвалидлары, яшьләр, балалар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, Россия һәм чит илләрнең (АКШ, Канада, Германия, Франция, Япония, Испания, Болгария һәм башка илләрнең) партнерлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
Оешма 1961 елның апрелендә оештырылган, РТФ бүлекләре Россиянең 47 төбәгендә эшли, фонд шулай ук чит илләрдә: Германия, Франция, Финляндия, Швейцария һәм Лихтенштейн князьлегендә, АКШта, Грузиядә, Болгариядә, Кыргызстанда һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында сүз берничә гуманитар юнәлеш буенча, шул исәптән хәйрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды. Халыклар һәм илләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, анда Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
РТФ вәкилләре Рөстәм Миңнехановка «Россия тынычлык фонды – 60 ел» юбилей медален тапшырдылар. Рөстәм Миңнехановны бу медаль белән бүләкләү турындагы карар Татарстан Республикасы Президентының Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуга, милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм аңлашуны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып кабул ителде.
«Россия тынычлык фонды» халыкара иҗтимагый фонды Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Елена Сутормина аңлатып узганча, бүләк Россия тынычлык фондының 60 еллык юбилее уңаеннан гамәлгә куелган. «Безнең оешма – Россиядә иң борынгы хәйрия һәм тынычлык булдыру оешмаларының берсе, - диде ул. - Әлбәттә, Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуга керткән өлешен, аның милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны үстерүгә керткән зур өлешен исәпкә алып, аңа әлеге бүләкне тапшыру турында карар кабул ителгән. Мондый бүләкләр – данәләп кенә, алар белән үсешкә, халыкара аралашуга, хезмәттәшлеккә үз өлешләрен кертүчеләр бүләкләнә».
Елена Сутормина билгеләп үткәнчә, Татарстан актив үсеш күрсәтә, монда күп кенә халыкара чаралар уза, бу шулай ук элемтәләрне һәм багланышларны ныгытуга ярдәм итә, халыклар арасында дуслыкка һәм татулыкка ярдәм итә.