Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика ММЧ вәкилләре – хатын-кызлар белән очрашты

03.03.2022

Ике ел без пандемиянең катлаулы шартларында яшибез, һәм журналист һөнәре сездән сугыш урынында булуыгызны таләп итә, без сезгә моның өчен рәхмәтлебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булган хатын-кызлар белән традицион очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгълүмат өлеше хәзерге дөньяда һәрвакыт бик мөһим. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының алдынгы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Президенты федераль һәм республика журналистларының иң беренче чиратта социаль өлкәгә кагылышлы кайбер сорауларына җавап бирде.

Социаль инфраструктура җитмәү мәсьәләсенә килгәндә – мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр - яңа торак массивларында, ул проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк, дип белдерде.

«Без бу проблеманы бергәләп хәл итәргә тиеш. Карар кабул иткәндә, төзүче дә катнашырга тиеш: яки поликлиниканы эшләргә, яки балалар бакчасы. Гомумән алганда, комплекслы төзелеш шундый була да инде - транспорт, социаль инфраструктураны үстерү. Бу - халыкка кирәк нәрсәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республика программалары, федераль программалар бар, әмма әлегә «торак төзелеше темплары социаль инфраструктура булдыруны узып китә». Бу проблеманы хәл итү өчен зур ресурслар кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада күп балалы гаиләләр өчен инфраструктура төзү проблемасы хәл ителмәгән (күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турындагы закон). «Без бушлай җирләр тараттык, ә инфраструктура юк, - диде ул. - 5-7 ел элек ясалган исәпләүләр буенча, шул күләмдәге инфраструктурага  40-45 млрд сум кирәк иде, бу бик зур саннар. Җитди федераль ярдәмнән башка бу мәсьәләләр хәл ител итү авыр була», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа коронавирус йогышы белән авыручылар өчен реабилитация чараларын оештыру турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Covid-19дан соң реабилитация бик мөһим. Казанда 7нче шәһәр клиник хастаханәсе нигезендә иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән дәвалау-реабилитация үзәге ачылды. Гомумән, республика шәһәрләрендә моның өчен кирәкле инфраструктура булдырыла.

Ана һәм балачак өлкәсендә борчыган мәсьәләләр арасында туучылар саны кимү проблемасы, тулаем ил буенча демографик вәзгыять аеруча кискен тора.

Без Сovid-19ның үлем санының артуына, гомер озынлыгының уртача дәрәҗәсе кимүгә җитди йогынты ясаганын күрәбез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Казанда яңа заманча перинаталь үзәк төзелеше нигезенә таш салынганын искә төшерде. Хәзер иң мөһим бурычларның берсе - туучылар санын арттыру.

Журналистлар шулай ук Рөстәм Миңнехановтан маркетплейслар хезмәтеннән файдаланамы һәм интернет аша нәрсә дә булса сатып аламы, дип кызыксынды.

Татарстан Президенты фикеренчә, электрон сәүдә бүген перспективалы. Мисал итеп, ул 2021 ел өчен Татарстан эшкуарларының маркетплейсларда саны 7 тапкыр арткан мәгълүматларны китерде. Рөстәм Миңнеханов интернетта сатып алганы бар, дип сөйләде. «Мин кулланып карадым – толстовкага заказ бирдем, - дип уртаклашты ул. - Барысы да эшли: акчны алдылар – толстовканы бирделәр».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.