Яңалыклар

21.03.2022

Бүгенге көндә төп бурыч – икътисадны һәм эш урыннарын саклап калу. Моның өчен хакимият органнары һәм бизнесның уртак системалы эше кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында узды.

21.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган күчмә киңәшмәдә Казан Кремленең Спас манарасы проект-тикшеренү эшләре турында фикер алыштылар.

Спас манарасы XVI гасырда Псков зодчие Иван Ширяев һәм Постник Яковлев тарафыннан төзелә. Манара берничә тапкыр үзгәртеп корылган, бөтен вакытта да аңа төп Кремль манарасы буларак аерым игътибар бирелә.

21.03.2022

Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә төзелеш проектлары расланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында узды.

19.03.2022

Татарстан Республикасында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүне саклау, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, кече һәм урта эшкуарлыкның яңа шартларга җайлашуына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.03.2022

Татарстан Республикасында чәчү мәйданнарын 2021 ел дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла – 2,72 млн.га, бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

19.03.2022

Татарстан шәһәрләрендә 19 марттан башлап традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру яңадан башланып китте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

"Шәһәр халкын сыйфатлы һәм алу мөмкинлеге булган авыл продукциясе белән тәэмин итү максатларында бүгенге көннән башлап шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан торгызыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.

19.03.2022

Татарстан Республикасында планлаштырылган барлык федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Тиешле чараларны финанслау тулы күләмдә булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

18.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук фигуралы шуу остасының әнисе Алсу Әнвәр кызы Вәлиева да катнашты.

18.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖнең операция идарәсе һәм ваклап сату буенча генераль директор урынбасары Алексей Лаптев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Битләр: << 501 502 503 504 505 506 507 508 ( 509 ) 510 >>