Яңалыклар

19.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Очрашу «Казан-Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

19.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты.

Утырыш «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.

Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылды

ТР Министрлар Кабинеты утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов һәм башкалар катнаша.

19.04.2022

2022 елда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 34 млн. данә агач үсентесе үстерергә планлаштыра, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

19.04.2022

Бүгенге таләпләр энергияне сак тоту технологияләренә күчү кирәклеген кискенләштерә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында хәбәр итте.  Форум "Казан Экспо" территориясендә уза.

18.04.2022

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннарында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

16.04.2022

Бүген Мәскәүдә «Мәскәү – Татарстан күпере» VII яшьләр форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.

16.04.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов К.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетында булды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

16.04.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты — идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты.

 

15.04.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында булды. Ярышлар Гимнастика үзәгендә оештырылган.

15.04.2022

Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы 97%ка яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Көздән 479 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << ( 501 ) 502 503 504 505 506 507 508 509 510 >>