Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә төзелеш проектлары расланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга искә төшергәнчә, тарихи җирлекләрдә яңа төзелеш проектларын карау өчен комиссия быел беренче тапкыр җыела. Фикер алышуга чыгарылган яңа төзелеш объектлары Татарстанның тарихи җирлекләрендә төзелеш эшләре планлаштырыла, бу –Казанда 6 объект, Свияжскта һәм Лаешта берәр объект.
Расланган проектларның берсе – мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле әйләнә-тирәлекнең сакланышын тәэмин итү, территорияләрнең барлыкка килгән кыяфәтен бозмау.
Казанда проектларны баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте.
Беренче булып Париж Коммунасы,16 адресы буенча урнашкан тулай торак бинасы проекты булды. Бу проект комиссиядә каралган инде, ул тулысынча архив документлары буенча торгызылачак. Бүген комиссиягә әлеге комплексның ишегалды корпусларын тәкъдим иттеләр. Илсөяр Төхвәтуллина проект тәкъдименең барлык регламентлар буенча да узуын, төзелеш традицияләре исәпкә алынуын һәм шул ук вакытта объектның заманча яңгырашта булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова шулай ук хәбәр иткәнчә, архитектура берләшмәләрендәге кисәтүләр исәпкә алынган. Проект хупланды.
Аннан соң 25 Октябрь урамындагы күп фатирлы торак йорт булды. Бу проект буенча шулай ук элек җыелган барлык кисәтүләр дә исәпкә алынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проект яхшы төс гаммасына ия, сыйфатлы материаллар кулланыла (бина тышындагы табигый таш). Проект шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.
Бултеров ур., 30 адресы буенча урнашкан күп фатирлы торак йорт проекты өченче булды. Проект шулай ук карауга икенче тапкыр чыгарыла. Объектның техник югары каты барлыкка килде, шул ук вакытта бинаның биеклеге норма чикләрендә калды. Биредә борынгы кирпеч кулланылуны исәпкә алып, проектны тормышка ашыру өчен авторлык күзәтчелеген урнаштырырга тәкъдим ителде.
Гомумән, проект шулай ук хупланды.
Утырышта шулай ук «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы биналарын (Спартак ур.) яңарту концепциясе тәкъдим ителде. Биредә ИТ-парк урнашачак. Проект структур пыяладан, бетоннан, якын-тирә территорияне төзекләндерүне, эчке ишегалды булдыруны һәм башка элементларны күздә тота. Җирлекнең үзенчәлеге – актив автомагистраль янында, шулай ук Кабан күле янындагы җәяүлеләр зонасында, җәмәгать киңлекләрендә булу. Архитекторлар тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясе кысаларында җәяүлеләр багланышын оештырырга, шулай ук комплекста әлеге кварталны үстерүнең мастер-планын эшләргә тәкъдим иттеләр. Биредә шәһәрлеләрдән файдалану өчен җәяүлеләр зонасы булдыру (тротуарлар, җәяүлеләр кичүе, кафе булу һәм Кабан күле яры буендагы барлык өстенлекләрне куллану) зур әһәмияткә ия.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге кварталның алга таба үсеш өчен бөтен мөмкинлекләре бар һәм ТИГПка шәһәр архитекторлары белән бергә тәкъдимнәр әзерләргә кушты. "Безнең планнарыбызда әлеге иҗтимагый киңлекне үстерү, - диде ул. - Сроклар билгеләнгән, без объектны 30 августка тапшырырга телибез. Барлык яңгыраган тәкъдимнәр дә каралачак».
Аннан соң Мөхәммәдия мәдрәсәсенең административ корпусын (Тукай ур.) тулай торак бинасы белән комплекс төзү проекты булды. Әлеге проектның берничә варианты бар, шуларның берсе урамның тарихи төзелешенә туры килә. Ул шулай ук, күләмле, планлаштыру карарын эшләп бетерүне исәпкә алып, ризалык алды.
Гомумән алганда, тәкъдим ителгән проект хупланды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук комплексның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төзелүен искәртте.
Овражная урамындагы шәхси торак йорт төзелеше проекты шулай ук хупланды.
Комиссия әгъзалары Свияжск музей-тыюлыгы архитекторы Павел Тиянев тәкъдим иткән Свияжскта (Еленин ур.) иконоязма остаханәсе проекты турында фикер алыштылар.
Проектны рухани Сергий атакай тормышка ашырырга тели – остаханәдә ул яшь рәссамнарга иконалар язу буенча үз тәҗрибәсен тапшырачак. Проект традицион архитектурада (агач материалы, такта материалы) башкарылган. Бина нигез итеп алынган һәм тәкъдим ителгән функциягә җайлаштырылган үрнәк проект буенча төзеләчәк. Проект хупланды.
Лаешта (Горький ур.) «Ак мәчет» төзелеше проекты кабат карап тикшерүгә чыгарылды. Объектны архитектор Андрей Котельников тәкъдим итте. Проект җирлеккә бәйле рәвештә эшләп бетерелгән, җир участогы рельефның үзгәрүенә ия. Комиссиянең алдагы утырышында яңгыраган искәрмәләрне исәпкә алып, архитектор тарафыннан гөмбәз күләме, карнизлар формалары үзгәртелгән, фасадлар өстәлә. Проект хупланды.