Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖнең операция идарәсе һәм ваклап сату буенча генераль директор урынбасары Алексей Лаптев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Аралашу барышында Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе – «Россия Почтасы» АҖ филиалы директоры Илнур Мәхмүтовны тәкъдим иттеләр.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә почта тармагын үстерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Яклар почта тармагы эшчәнлегенең башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Почтасы» АҖнең элеккеге директоры Регина Кузнецовага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды. Бүләк ТР Президенты Указы нигезендә бирелде.