Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Шулай итеп, кабул ителгән 44 республика программасының 31е Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана.
Шул ук вакытта расланган 29 программаның 12се буенча контрактлар төзелгән, 16сы буенча конкурс процедуралары үткәрелә.
Төзелеш-монтаж эшләре Зеленодольск һәм Әтнә муниципаль районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында башланган. «Табигатьне саклау чаралары» программасы кысаларында психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт һәм матди базаны ныгыту башланган. Шулай ук стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясала, яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясала.
Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр аңа кергән 760 йортның гомуми мәйданы 4 млн 755 мең квадрат метр тәшкил итә, дип ачыклык кертте. Программаның финанс күләме – 6 млрд. 431 млн. сум. Бүгенге көндә 85 күп фатирлы йорт буенча килешүләр төзелгән.
Марат Айзатуллин 20 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелүен искәртте һәм әлеге өлкә хезмәткәрләрен котлады.