Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бердәм туберкулез диспансерының яңа бинасында (Җиңү Проспекты, 69Б) булды.
Татарстанда озак саклана торган азык-төлекне ваклап сату күләмнәре кими бара. Моңа яңа тәэмин итүчеләр белән килешүләр төзү, кайбер позицияләр буенча товар китерүләрне арттыру, бер кулга сатуны чикләү дә ярдәм итә. Бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Соңгы атна эчендә Covid-19 авырулар санының күрсәткече республика буенча 13%ка кимеде. Әмма профилактика чаралары элеккечә үк мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика программа чараларын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 903 торак пунктта 18 мең 164 йортка потенциаль рәвештә газ кертелергә тиеш. Газ кертү эшләре Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә иң яхшы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Бүләк алучылар: спортчылар, предприятиеләр хезмәткәрләре, нефтьчеләр, мәдәният һәм фән әһелләре – Татарстанның уңышлы үсеше өчен нигез тудыра, дип билгеләп үтте тантанада катнашучыларга мөрәҗәгатендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президентына кабул итүе һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхсән кызыксыну белдерүе өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.