Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда планлаштырылган барлык федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

19.03.2022

Татарстан Республикасында планлаштырылган барлык федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Тиешле чараларны финанслау тулы күләмдә булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга элек куелган стратегик максатларга һәм илкүләм бурычларга ирешелергә тиеш дигән карар кабул ителгән. Ул хәбәр иткәнчә, бюджет кредитлары буенча түләүләр кичектереләчәк, федерациянең һәр субъектына кредит линиясе биреләчәк, инфраструктура бюджет кредитлары күләме сакланып калачак һәм арттырылачак. «Республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына ил җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыру буенча эшне оештырырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Россиягә көнбатыш дәүләтләр ягыннан санкция басымы шартларында ил җитәкчелеге тарафыннан гражданнарга һәм икътисад тармакларына ярдәм итү буенча конкрет адымнар ясала. 16 мартта Россия Федерациясе субъектларына социаль-икътисадый ярдәм күрсәтү чаралары турында киңәшмә кысаларында ил Президенты Владимир Путин тарафыннан күп кенә чаралар яңгырады. Аерым алганда, гражданнарны социаль яклау, аналар, балачак, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү максатларында 1 апрельдән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр кертелә, алар түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга кагыла, мәшгульлеккә ярдәм итүгә, шул исәптән эштән азат ителү куркынычы астында гражданнар өчен вакытлыча вакансияләр булдыруга һәм түләүле җәмәгать эшләренә акча бүлеп биреләчәк, социаль түләүләрне, шул исәптән пособиеләрне һәм пенсияләрне, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын индексацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ташламалы кредит бирүне субсидияләүгә өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк.

Кулланучылар базарын яклау максатларында беренче чиратта кирәкле товарларның, даруларның һәм медицина әйберләренең ассортиментын киңәйтү бурычы куелган, диде Рөстәм Миңнеханов. Экспортерларга өстәмә товар күләмен эчке базарга юнәлдерү, Хөкүмәткә, монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм төбәкләр җитәкчеләренә – базарлардагы хәлләрне даими режимда күзәтеп торырга йөкләнде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 14 мартка ул берничә җитештерү һәм сәүдә предприятиеләрендә булды һәм эшләрнең торышы белән танышты. Болар – «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Майский» теплица комбинаты, X5 Retail Group һәм ТМК Групп бүлү үзәкләре. Гражданнарны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнаган барлык бу оешмалар тотрыклы, өзеклексез эшли.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татхимфармпрепараты» предприятиесенә яңа элемтәләр һәм тауарлар җибәрүне җайга салырга кирәк.

«Майский» комбинатына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – көндәшлеккә чыдам һәм экологик чиста продукция китереп торучы үрнәк предприятие. «Болар барысы да безнең республикада җитештерелә», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты шулай ук X5 Retail Group һәм ТМК Групп бүлү үзәкләренең профессиональ эшен билгеләп үтте. «Продукция җитәрлек күләмдә бар, – диде ул. – Бу оешмаларның барысы да гражданнарны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Тотрыклы, өзеклексез эшли».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.