Бүгенге көндә төп бурыч – икътисадны һәм эш урыннарын саклап калу. Моның өчен хакимият органнары һәм бизнесның уртак системалы эше кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия көнбатыш дәүләтләре ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисадый һәм санкцияләр басымы белән очрашты. Ил җитәкчелеге тарафыннан гражданнарга һәм төрле тармакларга ярдәм итү буенча кайбер чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендә шулай ук штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, санкцияләр шартларында бизнеска һәм хакимияткә килеп туган проблемаларны хәл итү өчен уртак адымнар ясарга кирәк. «Безгә сезне ишетү, яңа бурычларны хәл итү өлешендә сезнең белән бергә хәрәкәт итү мөһим. Компонентлар, банклар белән эшләү, логистика – безнең актив позицияне, безнең федераль хезмәттәшләребезнең позициясен таләп итә торган бик күп мәсьәләләр. Без сезнең белән бергә булуыбызга ышанасы килә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу кысаларында Татарстан бизнесы вәкилләре Көнбатыш санкцияләре аркасында килеп чыккан проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр. «Ирэн» тегү остаханәсе гендиректоры Ирина Купряхина мәктәп формасын җитештерү өчен тукымалар сатып алу кыенлыклары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда үз җитештерүләрен мобилизацияләргә һәм аларга йөкләнеш бирергә кирәк. Шулай ук Төркия, Кытай, Үзбәкстаннан яңа тәэмин итүчеләр белән логистик схемалар булдырырга кирәк.
«Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко бизнесны планлы тикшерүләрдән соң күзәтүче органнарының планнан тыш визиты очраклары ешаюына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, яңа шартларда эшләгәндә хаталар котылгысыз, һәм бизнеска җитештерү процессларын тыныч кына үзгәртеп кору өчен вакыт бирергә кирәк. Татарстан Президенты спикерны хуплады һәм Прокуратурага күзәтчелек чаралары өчен «Кайнар линия» оештырырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул куркынычсызлык мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш, шуңа күрә тикшерүләр мөһим, әмма бу эшне бик сак алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте.
«Полба М» ҖЧҖ директоры Марат Фәсхиев хәбәр иткәнчә, бүген авыл җирлегендә үз продукциясен маркетплейсларда сата ала торган җитештерүчеләр күп. Әмма моның өчен әзерләү конторалары кирәк, анда аларга продукцияне кабул итү, аны төрү, саклау һәм транспортлау хезмәтләре күрсәтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үтте. «Маркетплейсларга эләгү өчен билгеләнгән стандартларга туры килергә кирәк. Әлбәттә, безгә авыл кешеләренә ярдәм итәргә һәм кулланучылар кооперациясенең инфраструктурасын актив үстерергә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.
«Акульчев» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Акульчев кече һәм урта эшкуарлык субъектларына әлеге чаралар белән мөмкин кадәр күбрәк бизнес вәкилләрен колачлау өчен ярдәм күрсәтә торган критерийларны яңадан карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдим өйрәнеләчәк.
«Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы Радик Габдерахманов рестораторлар өчен өзлексез сыйфатлы һәм яңа фермер продукциясе белән тәэмин итү мөһим, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, беренче чиратта, җирле биналарга продукцияне төяп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Моннан тыш, спикер пандемия чорындагы кебек арендага бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек өчен түләүне киметүне сорады. Аренда өчен ташламалар мәсьәләсе каралачак, дип җавап бирде Татарстан Республикасы Президенты. Ресторан һәм кунакчыллык тармагы эшенә килгәндә, быел Татарстан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бик күп кунаклар көтә.
«Белоглазова» КФХ башлыгы Елена Белоглазова билгеләп үткәнчә, элегрәк банкларда 2022 елның 1 мартына кадәр алынган кредитлар буенча кредит каникуллары һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан заемнар буенча түләүләрне кичектереп тору игълан ителгән иде. Ул Росагролизинг килешүләренә дә шундый ук механизмны кулланырга мөмкинме, дип сорады. Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты.
Төзелеш комплексына ярдәм итү темасын «КамаСтройИнвест» компаниясе генераль директоры Дилүс Сираҗетдинов кузгатты. Ул төзелеш тармагындагы хәлне тотрыкландыру буенча нинди чаралар планлаштырылуы белән кызыксынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген күп кенә мәсьәләләр буенча эш алып барыла, шул исәптән ташламалы ипотека программасын озайту буенча да.
«Кама-Тракс» ТЭК ҖЧҖ генераль директоры Ирина Штейнберг йөкләрне китереп җиткерү, логистика системаларын үстерү, шулай ук эре контейнер мәйданчыкларын оештыру өчен яңа альтернатив маршрутлар булдыру кирәклеге турында билгеләп үтте. «Логистика – гади генә мәсьәлә түгел. Республика Транспорт министрлыгы әлеге тема белән шөгыльләнә. Ничек булса да хәл итү юлларын табарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты эшкуарларга очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, яңа шартларда берләшергә һәм тиз арада карарлар кабул итәргә кирәк. «Без башка базарларга юнәлеш алырга, шулай ук үз-үзебезгә күбрәк ышанырга, үз-үзебезне тәэмин итәргә тиеш. Ничек кенә авыр булмасын, бу юлны узарга кирәк. Безнең белән мөнәсәбәтләрне саклаган партнерлар белән эшләячәкбез, алар җитәрлек», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.