Яңалыклар

08.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары  Хүррәм Тәшәбаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

08.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә Туризм Корпорациясе» АҖ генераль директоры Сергей Суханов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

08.04.2022

Бүген Казан Кремлендә 2021/2022 еллар сезонында Россия чемпионатында җиңүчене - «Синтез» ватерполо командасын хөрмәтләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватерполчыларны 2021-2022 еллар сезонында Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.

07.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.

07.04.2022

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

 

06.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСУның диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Чара Казанда (Җиңү Проспекты, 69б) узды.

Казан белән видеоконференцэлемтә режимында шулай ук «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Түбән Вязовые табиб амбулаториясен ачылды.

06.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Чарада катнашучылар «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының хокук саклау сегментын кертү һәм үстерү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

06.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Чарада катнашучылар «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының хокук саклау сегментын кертү һәм үстерү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

05.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Андрей Тарасенко Татарстанга эш визиты белән килде, аның барышында кайбер компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

05.04.2022

2022 елда Татарстанда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика хакимияте «Безнең ишегалды» программасы күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Брифинг барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2023 елга төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирүне үткәрүгә багышланды.

Битләр: << 501 502 503 ( 504 ) 505 506 507 508 509 510 >>