Татарстан Президенты фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева белән очрашты

18.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук фигуралы шуу остасының әнисе Алсу Әнвәр кызы Вәлиева да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов спортчы кызның Пекиндагы Олимпиадада гаять зур осталык һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтүен билгеләп үтте. Ул Камилә Вәлиеваның спорттагы уңышлары яшь спортчылар өчен менә дигән үрнәк булып хезмәт итә, дип ассызыклады. Аннары Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага – «Дуслык» ордены, ә Алсу Вәлиевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды.

Камилә Вәлиева Казанда 2006 елда туган. Фигуралы шуу белән 3,5 яшендә шөгыльләнә башлаган. 2012 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп киткән.

Белешмә өчен:

Бүген Татарстанда тимераякта фигуралы шууны 20 спорт мәктәбе үстерә, аларда 2 меңгә якын бала шөгыльләнә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.