Татарстан шәһәрләрендә 19 марттан башлап традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру яңадан башланып китте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
"Шәһәр халкын сыйфатлы һәм алу мөмкинлеге булган авыл продукциясе белән тәэмин итү максатларында бүгенге көннән башлап шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан торгызыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, хәзерге шартларда төп азык-төлек продуктлары булуны тәэмин итәргә кирәк. "Без сүзебез белән генә түгел, ә гамәлләребез белән дә азык-төлек товарлары белән тәэмин итү мәсьәләләрендә бернинди борчылырлык хәл булмавын күрсәтергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең агросәнәгать комплексы базарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм башка төбәкләр өчен ресурслар бүлеп бирү өчен җитәрлек ресурсларга ия. Без – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче эре компания".
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен үткәреләчәк. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка ярминкәләрне оештыру һәм үткәрүне контрольдә тотарга кушты.
"Башка шәһәрләрдә дә ярминкәләр лаеклы узуга игътибар итәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без моның ни дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим икәнен аңлыйбыз. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре тотрыкландыру ролен уйный".
Татарстан Президенты шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга кушты-болар-ярминкә сәүдә мәйданчыклары белән тәэмин итү, шәһәрлеләр өчен транспорт үтемлелеге һәм башка оештыру мәсьәләләре.
"Ярминкәләр уздыруда безнең муниципаль районнар һәм эре агросәнәгать комплекслары зур роль уйный, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Ярминкәләр югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп үткәрелергә тиеш".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ярминкәләрдә кирәкле барлык продукция дә күрсәтелергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна ахырына кадәр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зеленодольск районнарында атна саен узачак. Ярминкәләрдә муниципаль районнар, шулай ук аграр комплексның эре предприятиеләре (Татпотребсоюз, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Агро-Инвест» ИК ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, Лаеш балык заводы, «Залесный» агрофирмасы, «Майский «ТК» ҖЧҖ) катнаша.