Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру инициативасын алга этәрүчеләр белән очрашты. Очрашу Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында узды. Очрашуда шулай ук Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасында эш сәфәрендә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов янә Үзбәкстан Республикасына килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының күп милләтле халкы исеменнән Шәүкәт Мирзияевны һәм Үзбәкстанның тугандаш халкын Нәүрүз бәйрәме белән котлады.
Гадәттән тыш хәлләр очраклары буенча Татарстан тупланган резервларның гомуми күләме 6,6 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Булдырылган матди ресурслар резервлары күләме 380,6 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташуны үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Вәзгыять турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.
Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын ачуда катнашты (Ташкент өлкәсе).
Тантана башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән эшлекле очрашуда булды. Гадәттәгечә, Татарстан Президенты әңгәмәне Үзбәкстан Премьер-министрына чакырулары һәм ике яклы очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы эш программасын Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән кыска очрашудан башлады.
Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин һәм Үзбәкстан татарларының һәм башкортларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин кыскача гына татар җәмгыяте тормышы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Үзбәкстанга рәсми визит белән килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ринат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар. Сәфәр кысаларында кабул итүче як вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрелде.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ» компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Карау барышында аңлатмаларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин бирде.
РФ вице-премьеры йөк автомобильләре җитештерү һәм компаниянең санкцион чикләүләр шартларында эшләү планнары белән танышты, шулай ук «КАМАЗ» автомобиль заводында төп җыю конвейерын карады.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ташкент халыкара аэропортында аны Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисадый элемтәләр мәсьәләләре буенча урынбасары – Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдор Умурзаков каршы алды.
Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ул С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» ҖАҖ филиалында булды һәм предприятие эше белән танышты.