Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортына үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сенегал арасында товар әйләнеше 1,76 млн. доллар тәшкил итте.
Бүген «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гамбия делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалга эш сәфәре кысаларында Туба шәһәре җитәкчелеген сәламләде, ул Сенегалның мөселман дини үзәге булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Туба шәһәре вәкилләрен Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә.
Дакар халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Сенегальчеләр эшләре буенча чит илләрдә дәүләт секретаре Моиз Диар Дьеган САРР, Россиянең Сенегал һәм Гамбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков һәм башкалар каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Expo Dubai 2020 бөтендөнья күргәзмәсе павильоннарында булды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Президенты Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форум чараларында катнашты.
1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик икеайлык башлана. Барлык күзәтчелек органнары булачак чараларга тиешенчә оештыру эшләрен башкарды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Дубай форумы - Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы ел саен үткәрелә тторган инвестицион форумының пленар утырышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов утырышта махсус кунак сыйфатында чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестицион форум кырларында «Al Rais» туристик компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Визитның төп максаты - Дубайда ел саен уздырыла торган инвестицион форумда (Annual Investment Meeting (AIM) катнашу.