Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәне РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина үткәрде.
Анда шулай ук AAOIFI Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бен Хәлифә Әл Хәлифә катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында башкалар арасында партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе, үз чиратында, Эльвира Нәбиуллинага инициативаларны даими хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Без партнерлык финанславы буенча эксперимент үткәрүдә актив катнашканыгыз һәм булышканыгыз өчен рәхмәтле», - диде ул.
Аерым рәхмәт сүзләрен ул AAOIFI коллегаларына һәм шәхсән Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифәгә җиткерде.
Татарстанда партнерлык финанслау базарының эзлекле рәвештә үсүе билгеләп үтелде. Ислам финанслау базарында инде берничә банк эшли.
Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бен Хәлифә Әл Хәлифә Татарстан мисалында партнерлык финанславы буенча экспериментның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмә барышында экспериментның агымдагы нәтиҗәләре, Казанда ачылачак AAOIFI вәкиллек үзәге белән багланышлар турында фикер алыштылар.