Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика өчен автоспорт бик мөһим

24.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне һәм призерларны узып баручы елдагы уңышлы чыгышлары белән котлады һәм командаларның тагын бер мәртәбә техника һәм спорт осталыгының югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте.

"Татарстан бүген - спортның техник төрләрен үстерү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Барлык юнәлешләр буенча да җитди эш алып барыла. Безнең республика өчен автоспорт бик мөһим", - диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада балалар автоспортын үстерүгә аерым игътибар бирелә.

"Безнең киләчәккә планнар зур. Классик ралли республикага килә. Әлмәттә ярышлар уздырылды. Минемчә, безгә классик раллиның бер этабын алырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул республика автоспортының аеруча зур уңышларга ирешкән вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов 2025 елгы сезон автоспортында югары спорт казанышлары өчен кубокны «Камаз-Мастер» командасына тапшырды. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга «Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем бирде.

«Ак Барс" холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры, ТР Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров елга йомгак ясады. Ул республика җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

2025 елда федерация тарафыннан автомобиль спортының төрле дисциплиналары буенча 42 ярыш уздырылган: автомогоборье, кросс, дрифт, боз узышлары, картинг, боҗралы узышлар, ралли-кросс, трофи-рейд, 3 нче категория ралли, шул исәптән Россия чемпионатлары, кубоклары һәм беренчелекләре, төбәкара, федераль округлар чемпионатлары һәм беренчелекләре, төбәк һәм муниципаль ярышлар. Беренче тапкыр яңа дисциплиналар буенча ярышлар үткәрелде: ике төр ярыш, интерактив узышлар, ралли.

Россия автомобиль федерациясенең беренче вице-президенты Сергей Успенский үз чиратында Рөстәм Миңнехановка «Автомобиль спортына тугрылыгы һәм үсеше өчен» Россия автомобиль федерациясе Кубогын тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.