Бүген Казанда «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Лауреатларны котлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов конкурсның инде 25 ел уздырылуын әйтте. "Ел саен без Яңа ел алдыннан җыелабыз, һәм бу күркәм традициягә әверелде, - диде ул. – Бу чара – хезмәт коллективларын һәм аларның җитәкчеләрен республикабыз үсешенә керткән өлешләре өчен билгеләп үтү, шулай ук уртак эшебезгә йомгак ясау өчен яхшы мөмкинлек. Татарстан үзенең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам итә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның үзгәрешсез ярдәме, шулай ук сезнең белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәсендә ирешелде. Барыгызга да тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, агымдагы ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы билгесе астында узды. «Бүген, 80 ел элек кебек үк, татарстанлылар махсус хәрби операция барышында дәүләтебез мәнфәгатьләрен батырларча һәм кыю яклый, - диде ул. - Татарстан илнең оборона сәләтен һәм иминлеген ныгытуга сизелерлек өлеш кертә. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәт коллективлары, тәүлек буе эшләп, дәүләт оборона заказы буенча куелган бурычларны тулысынча үтиләр».
«Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән һәм Татарстанда гражданнар теләктәшлеген ныгыту максатыннан 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде, - диде республика Рәисе. - Җитәкчеләргә барлык чараларны да лаеклы оештырырга, ветераннарга һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга, илебез иминлеге өчен хезмәт итүчеләргә хөрмәт күрсәтергә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов барлык дәрәҗәләрдә дә гуманитар инициативаларның әһәмиятле ролен билгеләп үтте: "Бүген предприятиеләр, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар һәм күп санлы гражданнар Татарстанда һәм башка төбәкләрдә оештырылган хәрби бүлекчәләргә, чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә".
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген залда МХОдә катнашучыларның берсе, Россия Герое. Зал геройны алкышлар белән сәламләде.
«Сезнең аша без аягүрә басып Ватанны саклаучыларга кул чабабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп. - Сугышчыларга әйтегез, Татарстан һәрвакыт алар белән бергә дәүләтебез мәнфәгатьләрен кайгырта!»
"Безнең иң мөһим бурычыбыз – азык-төлек иминлеген тәэмин итү, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. – Быел безнең авыл хезмәтчәннәре лаеклы уңыш үстерделәр, бу республикага үзен база азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә һәм чит илләргә товарлар җибәрүне үстерергә мөмкинлек бирә». Ил җитәкчелеге ярдәмендә без транспорт каркасын булдыруга юнәлдерелгән эре проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, диде ул. Быел бөтен республика буенча 1 936 км юл өслеге төзелде һәм ремонтланды, шулар арасында күптән көтелгән проект – Сокуры авылын әйләнеп узу, Чаллыдан Башкортостан чигенә кадәр М-7 трассасы участогын реконструкцияләү тәмамлана. Татарстанда гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен 48 республика программасы гамәлгә ашырыла, бу - илкүләм проектлардан тыш, алар да гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Быел 166,11 млрд сумлык 3 888 объект төзелгән һәм ремонтланган. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республикада торак төзелеше күләмнәре кимеми, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, ел йомгаклары буенча торакны файдалануга тапшыру 3 млн 560 мең кв. метрдан артып китәчәк.
"Болар барысы да - икътисад һәм безнең предприятиеләр ярдәмендә. Шуңа күрә сезнең коллективларга зур рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Болар барысы да тулаем алганда безгә республика гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә».
Киләсе елда республикада мөһим вакыйгалар узачак-бу, беренче чиратта, Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау. "Сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә уздырырга, барлык гражданнарга тавыш бирү мөмкинлеген гарантияләргә кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук 2026 елда Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагын искәртте. "Безнең уртак бурыч – ышанычны аклау һәм тантаналы чараларга әзерләнү һәм уздыруга җитди карау, - дип саный Татарстан Рәисе. - Безнең республика Россия Федерациясе масштабында гына түгел, тышкы контурда – ислам дөньясында да таныла».
Соңыннан Татарстан Рәисе конкурс лауреатларын котлады. «Сезнең һәрберегез - безнең икътисад структурасында җитди сугышчан берәмлек, - диде ул һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «ТАИФ – НК» АҖ Директорлар советы әгъзасы Новиков Максим Анатольевич бүләкләнде. «Дуслык» ордены белән «Казметрострой»АҖ генераль директоры Рәхимов Марат Мөләхмәт улы бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Белов Андрей Сергеевич; «Таттехконтроль»АҖ генераль директоры Ставниченко Юрий Владимирович бүләкләнде. Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә «Радиоприбор» АҖ генераль директоры киңәшчесе Гинсбург Владимир Срульевич, «ФОТОН «Үзәк конструкторлык бюросы» АҖ генераль директоры Коньков Андрей Анатольевич лаек булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларына дипломнар тапшырды.
Чара концерт программасы белән дәвам итте.