Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрәчәк Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашачак.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» традицион хәйрия гамәлендә катнашты
Зур Кремль сараеның Георгий залындагы чыршыга балалар теләкләре язылган шарлар эленгән иде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәреннән килгән балалар теләге булган шарларны алды.
Әйтик, Казаннан 14 яшьлек Әмир ЮХИДИ хезмәткәре ролендә булырга хыяллана, Апас районыннан биш яшьлек Илдан Яңа елга Яндекс станциясен алырга тели, ә Рубежноедан өч яшьлек Василиса балалар электромобиле турында хыяллана.
Белешмә өчен:
«Теләкләр чыршысы" 2018 елдан башлап бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Әлеге гамәлне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән җиде ел эчендә балаларның 320 меңнән артык Яңа ел теләге үтәлгән. Ел саен бу гамәлдә катнашучыларның теләкләрен меңләгән битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра: дәүләт учреждениеләре, коммерция оешмалары вәкилләре, шәхси затлар. Ел саен Яңа ел гамәленә Россия Президенты Владимир Путин да кушыла.
Быел «Теләкләр чыршысы" 2025 елның 15 ноябреннән 2026 елның 28 февраленә кадәр уза.
Бу гамәлдә 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән; инвалид; сәламәтлек торышы гомеренә куркыныч янаган; кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән; ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар; махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән булган балалар һ. б.