Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай

24.12.2025

«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Конкурс иң яхшыларны бүләкләүне, аларның казанышларын билгеләүне, аларга җәмәгатьчелекнеж танылу белдерүнен максат итеп куя», - диде Алексей Песошин.

Ул конкурс комиссиясе 2025 елга йомгак ясады, катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе мәгълүматлары нигезендә төзелде, дип искәртте. Конкурста катнашу өчен барлыгы 155 предприятие һәм оешма җитәкчесе тәкъдим ителгән. Конкурс турындагы нигезләмә нигезендә 119 җитәкче сайлап алынган, алар агымдагы елда предприятиеләр үсешенең югары күрсәткечләрен тәэмин иткәннәр.

"Барлык җиңүчеләр дә икътисадның төрле тармакларын тәкъдим итә, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Бу машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт, кече бизнес. Татарстан җаваплылыктан курыкмаган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай. Аларның барысын да югары максатлар берләштерә".

"Без финанс, җитештерү, энергетика һәм, бигрәк тә, хезмәт ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне тәэмин итәргә тиеш. Яңа катлаулы икътисадый шартларда безнең алда республика икътисадының конкурентлык сәләтен арттыру бурычы тора. Конкурста җиңүчеләр киләчәктә дә икътисадның инновацион үсешен һәм Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсен үстерүне тәэмин итәрләр дип ышанабыз», - диде Алексей Песошин.

Ахырда ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.

Аннары 2025 елгы конкурста җиңүче җитәкчеләрнең исемнәре игълан ителде.

Искәртәбез, җиңүчеләр «Югары конкурентлыкка сәләтлелек өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы җитештерүләрне үстергән өчен, инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнесны үстерүгә өлеш керткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен» номинацияләрендә сайлап алынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.