Рөстәм Миңнеханов ил икътисады өчен кадрлар әзерләү буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты

25.12.2025

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп тема - "Россия Федерациясе икътисады өчен кадрлар әзерләү турында".

Владимир Путин ассызыклаганча, икътисад өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе һәр төбәккә, һәр тармакка кагыла. "Кадрлар мәсьәләләре киң колачлы гына түгел, алар бүгенге көндә төп, илебез үсеше өчен фундаменталь», - диде ул.

"Без сезнең белән традиция буенча Яңа ел алдыннан очрашабыз. Котлаулардан башлыйм, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әле генә мин тиешле указга кул куйдым, - диде Владимир Путин. - Һәм әлбәттә, сезне Россия Дәүләт Советының 25 еллыгы белән котлыйм. Бу чирек гасырлык киеренке, җентекле һәм нәтиҗәле эш, шул исәптән җитди һәм катлаулы чакырулар шартларында. Дәүләт Советы каравына чыгарыла торган мәсьәләләр ил, гражданнар өчен һәрвакыт әһәмиятле, мөһим, актуаль. Алда торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен сезгә көч, энергия, сәламәтлек телим.

Ә бүгенге утырышыбызның темасы – икътисад өчен кадрлар әзерләү. Бу һәр төбәккә, һәр тармакка кагыла. Кадрлар мәсьәләләре киң колачлы гына түгел, алар бүгенге көндә төп, илебез үсеше өчен фундаменталь.

Быел конкрет юнәлешле 19 илкүләм проектны гамәлгә ашыру башланды. Шуларның 8е - Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү буенча. Барлык илкүләм проектлар илнең тотрыклы үсешен тәэмин итү һәм аның суверенлыгын ныгытуның төп максаты белән үзара бәйләнгән».

Тулырак http://www.kremlin.ru/events/president/news/78860


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.