Яңалыклар

14.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурда Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

13.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ИХОның Яшьләр башкаласы статусында планлаштырылган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Оештыру комитеты утырышы ТР Хөкүмәте Йортында үтте.

12.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Дәүләт Административ советы рәисе, Премьер-министры, Кораллы көчләре баш командующие Мин Аунг Хлайн әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Мин Аунг Хлайнның Казанга шәхси визиты кысаларында узды.

12.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Чара Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең «Солнечный» балаларны савыктыру лагере базасында уза.

12.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Әлмәттә уза торган III Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

12.07.2022

Татарстанда төрле экологик инициативаларга, бигрәк тә яшьләр проектларына актив ярдәм күрсәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть ЦУР илчеләре» проектының II турында җиңүчеләр һәм Әлмәт шәһәрендә пластик калдыкларны аерым җыю конкурсы лидерлары-мәктәп укучылары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу ТР Нефть саммиты кырларында узды.

12.07.2022

Татарстанда комплекслы кадастр эшләре башкарыла башлаган, алар җир бәхәсләренең санын киметергә һәм булган хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

12.07.2022

Хәзерге катлаулы шартларда Россиянең бөтендөнья энергетикасында позициясен саклап калу аеруча мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында узган панель дискуссиядә хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәренең «Юность» савыктыру лагере базасында узды.

11.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

11.07.2022

Россия Федерациясе территориясенә Донецк Халык Республикасыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан килгән гражданнарга мәгълүмат 

Битләр: << 441 442 443 444 445 446 447 448 449 ( 450 ) >>