Бүген Алабугада «Созвездие» мәдәни үсеш үзәге ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәдәни объектның кунагы булды.
Мәдәни үсеш үзәге «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Объект 197 кешегә исәпләнгән күп функцияле тамаша залы, душ бүлмәләре булган артистлык гример бүлмәләре, аппарат бүлмәсе, реквизитларны саклау өчен бүлмә, костюмнар өчен бүлмә каралган. Лекция заллары, түгәрәкләр өчен бүлмәләр, бию залы, универсаль сыйныфлар бар.
Объектны ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада һәм Чаллыда булуын искәртте. Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасы ачылды, аны төзү шулай ук федераль программа ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр итте.
Алабугада мәдәни үсеш үзәге дә, Чаллыда театр да федераль проект кысаларында, федераль һәм республика бюджетлары акчалары катнашында төзелгән. «Без беләбез, Алабуга – үз традицияләре булган мәдәни үзәкләрнең берсе, сез һәрвакыт талантлы булдыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең иҗат коллективларыгызны күрәбез. Шуңа күрә сезне бу вакыйга белән котлыйм».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Алабуганы «зур перспективалы шәһәр» дип тә атады. Ул ассызыклаганча, биредә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Алабуга Политех» проекты актив үсеш ала, димәк, яңа эш урыннары, яхшы әзерлекле, югары квалификацияле белгечләр булачак.
Алабугада мәдәни үсеш үзәген ачуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен:
Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстанда мәдәни үсешнең беренче үзәге – Зеленодольскта (Королев ур.) ачылган иде. Татарстан Республикасында күп юнәлешле мәдәни объект «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды.