Бүген Казанда Кембридж халыкара мәктәбенең «Бала-Сити» кампусы ачылды. Межлаук урамында урнашкан яңа белем бирү учреждениесе 1-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучыга исәпләнгән.
Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров укучыларны Белем көне белән котлады. «2013 елда беренче мультилингваль «Бала-Сити» балалар бакчасы ачылган иде, ә бүген яңа мәктәп ишекләрен ачты», – дип белдерде ул.
Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, «Бала-Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре – Татарстанда гына түгел, гомумән Россия буенча уңышлы мисалларның берсе. Монда Россия һәм халыкара программаларны берләштереп була. Безнең балалар күп кырлы булырга, көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Әмма бу белем бирү оешмаларында балаларыбызга үз илләренә, кече ватаннарына, туган телләренә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбиялиләр әле», - дип билгеләп үтте ул.
«Бала-Сити» коммерциячел булмаган автоном оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова сүзләренә караганда, яңа мәктәпнең төп аермасы – балалар берничә телдә: татар, рус, инглиз, кытай һәм испан телләрендә белем алачак. Аларны Россия һәм чит ил укытучылары укытачак.
«Дөньяның төрле мәктәпләрендә эшләү тәҗрибәсе булган 25 чит ил укытучысы Казанга килде. Алар – Англия, Америка, Канада, Австралиядән килгән педагоглар. Аларга Казан бик ошады, күпләр узган елдан бирле монда калды һәм хезмәттәшлекне дәвам итәләр», – диде ул.
Альбина Насыйрова сүзләренчә, беренче сыйныфка укырга керү конкурсы бик югары – бер урынга биш кеше. «Гомумән, безнең мәктәпләргә карата кызыксыну елдан-ел арта бара. Өстенлек «Бала-Сити» балалар бакчаларын тәмамлаучыларга бирелә. Бу уку елында 320 бала, шул исәптән беренче сыйныфның 60 укучысы белем алачак. Бездә өч беренче класс бар», - дип өстәде ул.
Мәктәпнең төп миссиясе – балаларның ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре нигезендә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, дип дәвам итте оешма җитәкчесе. Биредә укучылар робототехника, информатика, математика, экология, эшкуарлык, табигый-фәнни юнәлешкә бәйле проектларны тормышка ашырачаклар.
Кампуста 20 балага исәпләнгән аз комплектлы уку сыйныфлары, шулай ук фәнни лабораторияләр, IT-кабинет, үз-үзеңне үстерү һәм иҗат өчен төрле зоналар, кулинария сыйныфы, кафе-ашханә, спорт залы, ял итү һәм проект эшчәнлеге өчен рекреация зоналары булдырылган.
«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасына ун ел элек нигез салынган. Хәзерге вакытта Казанда дүрт балалар бакчасы эшли, тагын берсе Яңа Савин районында ачылачак.
«Бала-Сити» башлангыч мәктәбе Әбүбәкер Терегулов урамында 2016 елда ачылган. 2019 елда Сул Болак урамында тагын бер мәктәп барлыкка килә, анда июньгә кадәр башлангыч һәм урта буын балалары белем ала. 2018 елда «Бала-Сити» мәктәбе Кембридж университеты аккредитациясен алган.