Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2021/2022 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш йомгаклары һәм 2022/2023 елның ягып җылыту чорына әзерлек буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен йәйләнеп чыгу юлы участогында М-7 «Волга» автоюлын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, проектлаучылар, район башлыклары һәм «Алексеевскдорстрой»тҗитәкчелеге катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 һәм М-7 федераль автомобиль юлы һәм «Идел» М-7 федераль автомобиль юлы төзелеше объектлары өстеннән очып узды.
Рөстәм Миңнеханов караган беренче автоюл участогы М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы участогы булды.
Лаеш районы Хәерби авылы янында М-12 объектларын төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае Закон чыгару җыены депутаты Игорь Евтушок белән очрашты.
Кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән төзелештә, алга таба хезмәттәшлек итү буенча адымнар турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу максатларга 2,4 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Брифинг интернет челтәрендә (рәсми сайт һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында), шулай ук видеоконференцэлемтә режимында – республиканың барлык муниципаль районнарында трансляцияләнде.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды – шәхси эшкуарларның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның ышанычлы гаранты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж суды оешуга 30 ел тулуга багышланган чарада хәбәр итте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабын тәкъдир итүдә катнашты.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды.
Китапханә фойесында Фәрит Мөхәммәтшин эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Радиоэлектрон технологияләр концерны» АҖ генераль директоры Александр Пан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сьерра-Леоне Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.