Яңалыклар

13.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

13.08.2022

Торак, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше һәм җәмәгать пространстволарын булдыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

12.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында булды.

12.08.2022

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә бинасын һәм корылмаларын карады. Шул исәптән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы төгәлләнмгән төзелеш объектлары, мәдәни мирас объекты һәм башка биналар.

Объектлар буенча аңлатмаларны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин биреп барды. Объектларны карауда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да катнашты.

12.08.2022

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

11.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрнең төп максаты – терлекчелек комплексында булу, комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Буа муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу.

11.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районында эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе белән бергә, ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

11.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды, анда 2021 елда компанияләр төркеменең эш нәтиҗәләре һәм 1995 елдан алып эшчәнлекнең кыскача нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.

10.08.2022

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы базасында «Уенны башла» уен индустриясендә талантларны эзләү һәм үстерү буенча бөтенроссия конкурсында катнашучыларны теркәү уза. РФ Президенты Владимир Путин хуплаган «Уенны башла» яңа проекты уеннарны уйлап табучылар, гейм-дизайнерлар, программистлар һәм үз карьерасын геймдевка багышларга теләгән барлык кешеләрне берләштерергә тиеш. Конкурста 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.

10.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Чаллы», «Зеленодольск » һәм «Чистай» ТОСЭР эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Гаризаларны карауда ТР Премьер - министры урынбасары-ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Битләр: << 441 442 443 444 ( 445 ) 446 447 448 449 450 >>