Рөстәм Миңнеханов Круглое Поледагы йортларны челтәр газына тоташтыруда: Республика буенча 11 мең йорт хуҗалыгы бушлай челтәр газына тоташа алачак

01.09.2022

Бүген Тукай муниципаль районында, Круглое Поле бистәсе янәшәсендә индивидуаль торак йортларны газ челтәренә тоташтыру буенча тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.

Газ челтәренә тоташу газлаштыру программасы кысаларында бара. Проект «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гомуми озынлыгы 9,57 км булган, газ-көйләү пунктын урнаштырып, югары һәм түбән басымлы газүткәргечләр төзү тәэмин ителгән һәм газ җибәрелгән. Гражданнарның җир кишәрлекләре чикләренә кадәр 120 газүткәргеч-файдалануга тапшыру (бушлай газлаштыру программасы) үтәлгән.

Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Әлеге йортларда яшәүчеләрне котлыйсым килә – 120 йорт хуҗалыгы бүген газга тоташа ала. Бу зур программа. Президент программасы – Владимир Путин «Газпром» ГАҖ алдына бурыч куйды, һәм, әлбәттә, без бу программаны гамәлгә ашырган өчен рәхмәтле».

Рөстәм Миңнеханов аныклап үткәнчә, республика буенча 11 мең йорт хуҗалыгы газга бушлай тоташа алачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу мөһим социаль проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Бу безнең территорияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыра, – диде Рөстәм Миңнеханов. – 11 мең яңа хуҗалык – ул җитди ресурс. Гәрчә без потенциал югарырак дип саныйбыз. Алга таба да без бу программаны дәвам итәчәкбез».

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, үз чиратында, бүген, чыннан да, зур бәйрәм – газның Круглое Поле бистәсенә килүен әйтте. «Бу көннән башлап сезнең өйләрегездә уңайлырак һәм экономияле зәңгәр ягулык булачак, - диде ул. - Без республикада газлаштыру күрсәткече 99,5%ка җитте, ул Россия Федерациясендә иң югары күрсәткечләрнең берсе дип әйтәбез. Әмма ирешелгәннәрдә тынычланырга ярамый, көн саен алга адымнар ясарга кирәк, һәм моның өчен потенциал бар. Бу – Президентыбыз Владимир Путинның түләүсез социаль газлаштыру буенча сәяси һәм социаль яктан дөрес карары, бу – республика җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнехановның көндәлек ярдәме».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында газлаштыру өчен 13 меңнән артык гариза алынган. Газ куллана торган җиһазларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен 11 меңнән артык килешү төзелгән. Гражданнарның акчаларыннан башка газүткәргеч 5,5 меңнән артык җир кишәрлеге чикләренә җиткерелгән, 1300дән артык йорт тоташтырылган.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Газлаштыруның беренче этабы – 2023 елга кадәр, икенчесе 2030 елга кадәр үткәреләчәк. Тулаем ил буенча йорт хуҗалыкларын бушлай газлаштыру өчен 670 меңнән артык гариза кабул ителгән, 545 мең шартнамә имзаланган, 240 мең йортка кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газ кертелгән.

Төбәкләрдә газ инфраструктурасын төзү планнары расланган. 2022 елга планга 785 мең йорт иясе эләккән, 2023 елга – тагын 206 мең. 2023 елдан соң гражданнар шулай ук газ инфраструктурасын кишәрлек чикләренә бушлай җиткерү хокукыннан файдалана алачаклар –  хәзер бу норма срогы чикләнми.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.