Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин-төрек Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, Novroll LLC компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рөстәм Хәйретдин (Rostem Heiredin) белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче утырышында катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Онтустик» финанс сәүдә-сәнәгать корпорациясе башлыгы Сәрикҗан Сәйтҗанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 2022 елда традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү турында брифинг узды. Бу чара муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә Министрлык бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Идел елгасы аша күпер төзелеше барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, Идел елгасы аша 3362 м озынлыктагы күпер М-12 автоюлын төзү кысаларында төзелә.
Бүген Зеленодольскта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Бүген Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төхү заводында 03182р проектының ике яңа корабы корпусларын төзи башлау тантанасы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, Зеленодольск районы администрациясе, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Көне уңаеннан мөрәҗәгате.