Татарстан Президенты Түбән Камада: Медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү зур әһәмияткә ия

01.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама РҮХнең яңа ашыгыч медицина ярдәме үзәген ачты.

ТР Президенты ассызыклаганча, сәламәтлек саклау инфраструктурасы үсеше – халыкның тормыш сыйфатының төп элементларының берсе. «Бүген без ике матур мәктәп һәм балалар бакчасы ачтык, хәзер яңа медицина корпусына барачакбыз. Түбән Кама үсә бара, аның эш һәм яшәү өчен җәлеп итүчәнлеге арта. Бу – нефть химиясе башкаласы, илебезнең иң эре сәнәгать үзәге. Әлеге объект шәһәр халкы өчен махсуслаштырылган медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук «Татнефть» компаниясенә проектны тормышка ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Татарстан Президенты яңа медицина үзәге биналарын карап чыкты. Алты катлы бинада барлык ашыгыч хезмәт күрсәтүләр тупланган. Шокка каршы зал, операция бүлмәсе, реанимация палатасы, рентгенхирургия операция һәм диагностика хезмәтләрен үз эченә алган бердәм кабул итү-диагностика бүлеге ашыгыч ярдәм күрсәтергә һәм техноген катастрофалар яки зур һәлакәтләр булган очракта пациентларны тиз кабул итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Президентка яңа үзәкне төзегәндә һәм оештырганда Республика клиник хастаханәсенең һәм 7 нче Казан шәһәр хастаханәсенең алдынгы тәҗрибәсен кулланулары турында хәбәр иттеләр. Пациентлар агымының ачык логистикасы төзелгән, киң диагностика базасы бар. Медицина учреждениесе иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Объектта тәүлек буе эшли торган стационарның 192 ятагы һәм сменага 200 кешегә кабул итү-диагностика бүлеге оештырылган.

Түбән Кама үзәк район күп юнәлешле хастаханәсе Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районнарында 214 меңнән артык кешелек өлкәннәргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүче бердәнбер дәвалау учреждениесе булып тора.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.