Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Президенты кадрлар резервы составына кергән барлык кешене котлады һәм конструктив эш теләде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында Татарстаннан җиңүчеләр белән очрашты һәм аларны котлады.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Шуны искәртик: суперфиналда катнашкан 7 кешенең өчесе Татарстан Республикасыннан җиңү яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.
Анда Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы һәм иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашты.
Очрашу А. С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә узды (Казан, Карл Маркс ур.).
Чара Рус теле көненә һәм рус һәм дөнья әдәбияты классигы Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Казан шәһәренең 93 нче гимназиясе директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы Рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлекләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара Рус теле көненә һәм рус әдәбияты классигы тууына 223 ел тулуга багышланган иде. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.