Яңалыклар

30.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Владимирович Коробченко билгеләнде.

28.05.2022

Бүген Иннополиста Иннополис Университетын тәмамлаучыларның очрашты, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 100дән артык дипломлы белгеч җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

28.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон-2022» рус халык бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм гадәттәгечә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында уза.

Исегезгә төшерәбез, «Каравон» республикада инде 30 нчы тапкыр үткәрелә.

28.05.2022

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барышында берничә йөкләмә бирде.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, чара видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узды.

28.05.2022

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турында бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.05.2022

Татарстан Республикасында бүгенгә 1,580 млн. гектар, ягъни планның 86%ы чәчелгән, ул 1,8 млн. га тәшкил итә, шул исәптән бөртеклеләр – 91% (план – 1,1 млн. га, факт – 950 мең га), шикәр чөгендере – 96% (план – 51,2 мең га, факт – 49,3 мең га), кукуруз – 65% (план – 204 мең га, факт – 115 мең га), көнбагыш – 86% (план – 208 мең га, факт – 180 мең га), рапс – 74% (план – 131 мең га, факт – 96% мең га мәйданда чәчелгән. Шулай ук бәрәңге, яшелчә – 52% (план – 7,1 мең га, факт – 3,7 мең га) чәчелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.05.2022

Татарстан Республикасында республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты..

28.05.2022

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының үзенчәлекле, ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Үткәндәге ерак чорларда ук барлыкка килгән, православие традицияләре белән үрелеп, ярашып халыкның рухи тормышында зур урын алган бу мәдәни вакыйга гүзәл табигате һәм талантлары белән дан тоткан Лаеш җирендә хәзер дә гөрләп уза. Каравон – халык мәдәнияте күгендәге нурлы йолдыз, җан аваздашлыгы, якты уйлар, иҗади күтәренкелек тантанасы.

27.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар 2022 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алга таба үсеш бурычларын билгеләделәр.

Битләр: << 441 442 443 444 445 446 ( 447 ) 448 449 450 >>