Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты.
Илче Татарстан Президентына үз иленең Дәүләт бүләген – «Достук» орденын тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VIII яшь эшкуарлар форумының ябылу тантанасында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге форум «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.
Чара 2014 елдан башлап ел саен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итеп үткәрелә.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты уңаеннан котлау җибәрде.
«Россия-Ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммиты уңышлы узсын һәм безнең илләргә һәм халыкларга иминлек китерсен дип Ходайдан сорыйм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Судан Республикасы Министрлар Кабинетының Эшләр буенча министры Осман Хөсәен Осман Элдер белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ESG-көн тәртибенә сәүдә һәм сәнәгать палаталарының йогынтысы» сессиясендә чыгыш ясады.
Чара Халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы һәм «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit 2022» икътисадый саммиты кысаларында узды.
Форум спикерлары: РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев һәм башкалар.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры мәйданында XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искә төшерәбез, Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри Татарстанга эш визиты белән килде, ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашты.
Россия-Фәләстин хезмәттәшлеге кысаларында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү буенча адымнар турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы мәдәният һәм спорт министры Даурен Абаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Даурен Абаев Татарстанга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.
Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.