Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң Халыклар дуслыгы йортында булды

01.09.2022

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң «Родник» халыклар дуслыгы йортын карады. Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

«Родник» халыклар дуслыгы йорты Чаллыда 2000 елдан бирле эшли. Монда 22 милли җәмгыять һәм 11 якшәмбе мәктәбе урнашкан. Автокалада барлыгы 80нән артык милләт вәкилләре яши.

Рөстәм Миңнеханов 210 урынлы тамаша залын, хореография залын, милли-мәдәни берләшмәләр кабинетларын карап чыкты.

Төзелеш эшләре узган елның көзендә башланган иде. Түбә ремонтланган, бинаның фасады ябылган, тәрәзәләр, ишекләр һәм инженерлык системалары алмаштырылган, эчке биналар бизәлгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.