Рөстәм Миңнеханов «Нижнекамские термы» сәламәтлек һәм ял итү үзәгендә булды

01.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Түбән Камага эш сәфәре кысаларында «Нижнекамские термы» сәламәтлек һәм ял итү гаилә үзәген тәкъдир иттеләр.

Сәламәтләндерү комплексына термаль бассейннар, 14 төрле сауна һәм мунча, хамам, мини-аквапарк керә. Үзәккә килүчеләр дәвалау һәм профилактика процедуралары ала ала.

«Нижнекамские термы» – муниципаль-хосусый партнерлык проекты. Шәһәр хакимияте инвесторга Яшьлек урамында төзелеп бетмәгән бинаны тапшырган. Озакка сузылган төзелеш торгызылган һәм аның урынында сәламәтләндерү үзәге булдырылган. Үзәк көн саен 1,5 меңнән артык кешене кабул итә ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.