Татарстанда 273 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган, тагын 182 йортта тәмамланып килә

02.09.2022

Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларның ничек үтәлүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә республикада капремонт булган барлык мәктәпләр дә ачылган – бу 119 мәктәп һәм интернат (өстәмә программага кертелгән Мамадыш районындагы мәктәптән тыш). Моннан тыш, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 166 азык-төлек блогында (республика программасы кысаларында) ремонт тәмамланган.

22 балалар бакчасының 4 объекты подрядчылар эшендә кала, бу – Казанда 2 объект, Питрәч һәм Арча районнарында берәр объект. Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 93% тәшкил итә.

Ресурс үзәкләрендә эшләр тәмамланып килә – пландагы 6 объектның Чистай авыл хуҗалыгы техникумы калган, аның буенча эшләр 92%ка үтәлгән.

Белем бирү учреждениеләренең 4 тулай торагының 3се эшләнә әле. Бу атнада Әлки районында аграр көллиятнең тулай торагы тапшырылган. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 92% тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә өч программаны тормышка ашыру бара. Беренчел звено объектларында эшләр 90%ка үтәлгән. 20 программа объектының 6сында эшләр дәвам итә.

Республика программасы кысаларында подрядчыларда 24 объектның 18е кала. Бу атнада Казанда 2 объект тапшырылган. Агымдагы датага төзү-монтаж эшләренең гомуми күләменең 88%ы башкарылган.

Мәдәният өлкәсендә 4 программа тормышка ашырыла. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт 91%ка үтәлгән. 8 объект буенча эшләр дәвам итә, 2 мәдәният йорты (Тукай һәм Алексеевск районнарында) узган ике атна нәтиҗәләре буенча тапшырылган.

Тармак мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча эшләр 95%ка җиткән. Эштә 7 объектның 4е кала әле. Агымдагы атнада Буада балалар сәнгать мәктәбе файдалануга тапшырылган.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә 2 программа чарасы тормышка ашырыла. Гомумән алганда, аларның үтәлеше 85% дип бәяләнә. 14 объект тәмамланган. Бу атнада Питрәч, Кайбыч, Чистай, Чүпрәле һәм Саба районнарында 7 гидротехник корылма файдалануга тапшырылган.

Яшьләр сәясәте объектларына капиталь ремонт 4 республика программасы кысаларында бара. Шулай итеп, яшьләр үзәкләрен ремонтлау программасы буенча 6 объектның өчесендә эшләр дәвам итә. Планлаштырылган күләмнең 91%ы үтәлгән. Бу атнада Алабуга районындагы объект тапшырылган.

Сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау программасы 78%ка үтәлгән: бу атнада 6 объектның берсе Кама Тамагы районында тәмамланган.

Яшүсмерләр клубларын ремонтлау дәвам итә: 3 объектның берсе (Алексеевск районында), аның әзерлеге 93% тәшкил итә.

15 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 89%ка башкарылган. Узган 2 атна эчендә Казанда объект тапшырылган.

Спорт объектлары линиясе буенча ведомство карамагындагы 23 учреждениедән 12се эштә кала: алар буенча 92% үтәлгән. 11 объект тәмамланган: шуларның 3се - Казанда һәм берсе - Балтач районында.

ТР Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 29 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасының 2се эштә кала. Программаның пландагы эш күләме 64%ка башкарылган.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы башка административ биналарны ремонтлауның барышы турында сөйләде. Өч пландагы объекттан Арчадагы бер бина (милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте идарәсе) эшләнә әле.

Җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау дәвам итә: 3 объектның 2сендә эшләрне башкару 85% дип бәяләнә.

Муниципаль архивларны ремонтлау 99%ка җиткән, Ютазы районында программаның соңгы объектында эшләр күләме 99%.

Шулай ук Саба урманчылыгының административ бинасын ремонтлау төгәлләнгзн.

Моннан тыш, «Урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча эшләр тәмамланган - подрядчылар Казанның 6 бистәсендә эшләр үтәлеше турында хисап тоттылар. Тулаем алганда, агымдагы елда 45 районда 452 торак пунктта эшләр башкарылган.

Шулай ук «Бюджет учреждениеләрендәге казаннарны алмаштыру белән газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» программасы төгәлләнгән. Барлык 40 объектта да эшләр ахырына кадәр башкарылган.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 74%ка үтәлгән. Бу атнада Югары Ослан һәм Питрәч районнары эшләорне тәмамлау турында хисап тоткан.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасының 18 объекты буенча шәһәрләрдә һәм районнарда тышкы урнаштырылган блок-модульле котельныйларны һәм казаннарны урнаштыру эшләре күләме 55%ка башкарылган.

Марат Айзатуллин шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү кысаларында эшләрнең 80%ка үтәлүен хәбәр итте. Бу атнада Азнакай, Әлмәт, Биектау һәм Алабуга районнарында эшләр тәмамланган. Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру буенча эшләр 77% тәшкил итә. Бу атнада Сарман, Биектау һәм Тукай районнарында эшләр тәмамланган. Республика һәм федераль акчалар ярдәмендә модернизацияләнә торган 15 инженерлык челтәре объектының 7се эштә кала. Бу атнада Кукмара, Лаеш муниципаль районнарында эшләр тәмамланган. Эшләрне башкару 66% тәшкил итә.

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау тәмамланып килә. 182 күпфатирлы йорт тәмамлану стадиясендә. 273 объектта капиталь ремонт тулысынча тәмамланган. Шул ук вакытта төзү-монтаж эшләре 87%ка башкарылган, сезонлы эшләр – 91%ка.

Рөстәм Миңнеханов капремонт программаларының барышын катгый контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренчә, барлык эшләр билгеләнгән вакытта тәмамланырга тиеш.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды