Татарстан Республикасында 2022-2023 елгы җылылык бирү чорына әзерлек актив бара. Бүгенге көндә 3085 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга сылтама ясады.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, мәгариф өлкәсендә 3265 объект әзерләнгән, бу 99,4% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклауда 1976 объект әзерләнгән, бу 99,2% тәшкил итә.
1964 мәдәният объектының 1928е, ягъни 98,2%ы әзерләнгән.
Спорт объектларының әзерлеге 98% дип бәяләнә: 254 учреждениенең 5се эштә кала.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 106 объектның 3се эштә кала (97,2% әзер).
Торак фондында 17 мең 683 йортның 16 мең 616 күп фатирлы йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 94,0% тәшкил итә.