Рөстәм Миңнехановка Әлмәттә федераль проект кысаларында төзекләндерелгән яңа бульвар күрсәттеләр

03.09.2022

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Риза Фәхретдин исемендәге бульварда булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашу өчен эш сәфәренә килде. Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөри.

Риза Фәхретдин исемендәге бульвар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән (2021 елдан күчкән объект).

Бульварның төп концепциясе – җәяүлеләр өчен заманча күп функцияле имин территория булдыру.

Дизайн нигезендә – гарәп стилистикасы. Гарәп язмасы һәм Риза Фәхретдин сүзләре язылган декоратив койма, җәмәгать киңлеге архитектурасының төп элементлары – язучы-мәгърифәтче-мөфти Риза Фәхретдин исеменә сылтама рәвешендә.

Әлмәттә бульвар шартлы рәвештә 4 төп зонага: керү зонасына, балалар өчен уен зонасына, спорт зонасына һәм Хәтер зонасына бүленгән.

Монда шулай ук яңа памп-трек урнашачак, анда сигез яшьтән башлап велосипед, скутерлар һәм роликларда йөреп була. Панна-футбол өчен түгәрәк кыр һәм спорт снарядлары ачылачак.

Исегезгә төшерәбез, бульварны ачу тантанасын элегрәк Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов игълан иткән иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.