Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефтьче көне уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты

03.09.2022

Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Әлмәт шәһәре Көненә багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, башка рәсми затлар, мактаулы нефтьчеләр, нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты.

Гадәттәгечә, бу көнне шәһәрнең төп урамында махсус техника һәм хезмәт коллективлары вәкилләре парады булды. Бәйрәм театральләштерелгән пролог белән дәвам итте.

Аннары тармакның иң алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Моннан тыш, бүген көн дәвамында төрле мәйданчыкларда конкурслар һәм концертлар уза. Фестиваль мәйданчыклары Гагарин урамы буйлап урнашкан.

«Юбилейный» спорт сарае янында «Татнефть» төркеменең яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсы уза.

«Каракүз» скверында «Татнефть» БФнең «Сандугач җырлый торган ил» фестивале лауреатларының бәйрәм концерты уза.

60 еллык ис. шәһәр паркы Татарстан нефтенең 60 еллыгын татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасына чакыра.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов «Татнефть» ГАҖнең һөнәри осталык конкурсы мәйданчыгында булдылар. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, конкурсны уздыруның мондый ачык һәм мавыктыргыч форматы, гомумән, нефтьче һөнәрен популярлаштыруга ярдәм итә.

Искәртеп узабыз, беренче һөнәри осталык конкурсы 1970 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә нефть чыгару, скважиналарны җир асты ремонтлау, катлам басымын саклау цехларында узды. 1975 елдан аерым нефть белгечлекләре буенча НГЧИ арасында ярышлар үткәрелә башлый. 1986 елда беренче тапкыр конкурс «Татнефть» берләшмәсе кысаларында оештырыла. 2003 елдан бәйге яшьләр статусын ала, анда 35 яшькә кадәрге яшь хезмәткәрләр катнаша. Әйтик, 2022 елгы конкурста ярышлар 21 дисциплина буенча уза. Беренче тапкыр атлар үрчетүчеләр арасында ярышлар үткәрелә. Быел конкурста катнашу өчен 670 кеше гариза биргән, шуларның 300е финалга җиткән.

Быел Әлмәт шәһәр стадионының ат-спорт мәйданчыгында атлар үрчетүчеләр конкурсы уза. Биредә үк «Татнефть» ГАҖ ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясый.

Нефтьче көне һәм Әлмәт шәһәре Көнен бәйрәм итү 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.