Бүген Әлмәттә сәнгать мәктәбе ачылды (Җәлил ур., 9). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктпне тантаналы ачуда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 4 катлы бинаны реконструкцияләү эшләре 2021 елда башланган иде. Әлмәт сәнгать мәктәбенә скульптура, сәнгатьле фотография, сынлы сәнгать, компьютер графикасы, сәнгать тарихы һ.б. сыйныфлар керә.
Дәресләр балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов, объектны ачуда чыгыш ясап, бинаны реконструкцияләгән өчен «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде.
«Наил Өлфәт улы Маһановка һәм «Татнефть» компаниясенә әлеге объектны реконструкцияләгән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Компания татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсә эшли. Өстәвенә, Әлмәттә генә түгел, республикабызның башка шәһәрләрендә дә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Татнефть» компаниясеннән хәбәр итүләренчә, иске бина рәсем сәнәгатенә һәм сынлы сәнгатькә өйрәнергә теләүчеләрне сыйдыра алмаган, конкурс бер урынга 6 кешедән артык булган. Яңа бина иң югары стандартлар буенча җиһазландырылган. Киңәйтелгән мәйдан 14 уку сыйныфы ачарга мөмкинлек биргән; декоратив-гамәли сәнгать сыйныфлары; сәнгать тарихы; академик белем өчен скульптура; 3D принтерлы компьютер графикасы, китапханә. Шулай ук медицина кабинеты һәм сәнгать эшләре күрсәтелә торган бүлмәләр, методик фонд, күрсәтмә әсбаплар саклана ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт һәм санузеллар бар. Хәзер мәктәп 1050 кешене кабул итә ала.
Киләсе объект – «Нур» яшьләр өчен психологик ярдәм үзәге (8 Март ур., 1). Бина капиталь ремонт программасы буенча реконструкцияләнгән. Үзәктә төрле диагностика алымнары кабинетлары эшли. Искәртеп узабыз, республикада мондый 15 үзәк алты шәһәрдә булдырылган. Үзәкләр базасында шулай ук яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен педагог-психологлар әзерләү көтелә.