Алексей Песошин Казанда бакчачы көнен бәйрәм итүдә бакчачыларга яхшы уңыш алуларын теләде

03.09.2022

Бүген Казанда «Казан» агросәнәгать паркы базасында бакчачы көнен бәйрәм итү оештырылды. Шунда ук Лаеш, Питрәч районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясе күргәзмәсе үтә.

Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Ул барлык бакчачыларга яхшы уңыш алуларын теләде һәм республикада бакчачылык ширкәтләрендә инфраструктура үсешенә зур игътибар биреләчәген әйтте.

2017 елдан башлап Татарстан бакчачылык ширкәтләренең тышкы һәм эчке инженерлык инфраструктурасын яхшыртуга 3 млрд. 250 млн. сум акча кертте, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бу елларда бакчачылык ширкәтләрендә 150 км артык юл, 380 км артык электр линиясе сузылган, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары, шулай ук 184 км автомобиль юллары төзелгән, 150 км суүткәргеч сузылган, 121 скважина борауланган.

Бу саннарны тагын да санап китеп була, дип хәбәр итте Алексей Песошин, мин шуны әйтәсем килә: эшләр күп әле, һәм без 2023 ел бюджетында шулай ук 550 млн. сум карадык – бакча җәмгыятьләре инфраструктурасын яхшырту эшләре дәвам итсен өчен.

«Хөрмәтле бакчачылар! Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек һәм яхшы уңыш алуыгызны телим», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Белешмә өчен:

2021 елгы авыл хуҗалыгы микроисәпкә алу мәгълүматлары буенча, Татарстанның 23 районында 1383 коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 30 мең гектар җиргә 382 мең бакча кишәрлеге теркәлгән. Бакчаларның төп саны (90% тирәсе) Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан.

Татарстанда 2017-2022 елларда республика бюджетыннан бакча ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын ремонтлау өчен 3,25 млрд. сум бүлеп бирелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.