Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның гомуми бурычы 2022 елның 1 августына 8,7 млрд. сум тәшкил итә. Соңгы 5 елда 3 млрд.132 млн. сум бурыч арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Халыкның, шулай ук предприятиеләрнең һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы быелның июль аенда Татарстан буенча торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрнең җыелу дәрәҗәсе уртача 100,4% тәшкил итүен хәбәр итте.
2022 елның гыйнвар-июль айларында түләүләр җыю узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,1%ка кимегән һәм 98,0% тәшкил иткән. Еллык уртача дәрәҗә 98,9%.
Министр электрон форматта түләүләрнең гомуми күләме 70,2%ка җитүен аныклады.