Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Адымнар» күп телле комплексында булды

03.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу.

Нефтьчеләр көне кысаларында эшлекле һәм бәйрәм программасы каралган, нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр ташырачаклар, коллективлар бәйрәмчә йөреп узачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә беренче булып «Адымнар» күп телле комплексында булды. «Алсу», Ринат Галиев ур., 20). Бу мәктәп – республикадагы «Адымнар» күп телле комплекслары арасында алтынчысы.

«Алсу» микрорайонында мәктәп төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган («Грань» ҖЧҖ төзелеш компаниясе). Быел 1 сентябрьдә мәктәп эшли башлаган, хәзер анда 800гә якын бала белем ала. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирүне күздә тота.

Рөстәм Миңнехановка уку классларын, ашханәне, бассейнны һәм башка бүлмәләрне күрсәттеләр. Татарстан Президенты балалар һәм укытучылар белән аралашты, яңа уку елы башлану белән барысын да яңа мәктәптә котлады.

Рөстәм Миңнехановны ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР сәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөрде.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә «Адымнар» күп телле комплексы тантаналы рәвештә 2022 елның 1 сентябрендә ачылды. Ачылышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Биредә 773 укучы белән 32 сыйныф формалаштырылган. Мәктәпнең төп бинасы уку һәм административ блоклардан, медицина бүлмәләреннән, 430 урынлы ашханәдән, 500 урынлы актлар залы, китапханә, гардероб, спорт блогыннан (зур һәм кече спорт заллары, ике кәсале бассейннан) тора. Объект 1224 укучыга исәпләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.