Хөрмәтле «Динамо» хәрәкәте ветераннары!
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, хезмәткәрләр! Кадерле җанатарларыбыз!
Сезне истәлекле дата – Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм!
Динамолыларның һәр буыны җәмгыятьнең йөз еллык тарихында илнең югары казанышлары спортын үстерүгә үз өлешен кертте. Республиканың «Динамо» спортчылары 50дән артык Олимпия уеннары медален яулады, 200гә якын спортчы дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңде, Татарстанның «Динамо» командалары спортның уен төрләре буенча Россия чемпионатларында – чирәмдәге хоккей, волейбол, туплы хоккей командалары 40 тапкыр җиңде.
Илгә бөтендөнья данын Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары: Айно Вялима, Нина Савощенко, Исаак Брен, Николай Тетеркин, Николай Моришичев, Владимир Житлов, Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева, Николай Колесников, Светлана Демина, Василий Мосин, Ольга Данилова, Евгений Дементьев, Максим Вылегжанин, Андрей Ларьков, Гөлнара Галкина-Сәмитова, Егор Мехонцев, Таһир Хәйбулаев, Александр Красных, Максим Михайлов, Сергей Тетюхин, Екатерина Гамова, Марта Мартьянова һәм башка бик күп спортчылар.
Әлбәттә, зур һәм данлыклы Динамо гаиләсе тарихы безнең ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Массакүләм һәм бөтенхалык спорт хәрәкәтенә нигез салып, бүген «Динамо» Россиянең барлык төбәкләрендә эшләп килүче һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт бурычларын хәл итүдә катнашучы бердәнбер иҗтимагый-дәүләт спорт оешмасы булып тора.
Татарстанның «Динамо» җәмгыяте үз сафларына 30 меңнән артык гамәлдәге әгъзаны, спортчыларны, тренерларны, иминлек һәм хокук тәртибе органнары хезмәткәрләрен берләштерә. «Яшь динамочы» спорт секцияләрендә һәм төрле профильле балалар коллективларында 40 000 гә якын бала шөгыльләнә. Динамодан 200 дән артык спортчы төрле спорт төрләре буенча Россиянең милли һәм яшьләр җыелма командалары әгъзалары булып тора. Узган гасырда Татарстан Динамосы «Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең төбәк оешмалары арасында иң яхшы физкультура-спорт җәмгыяте дип танылды.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында республиканың «Динамо» юбилее аеруча әһәмияткә ия була. Җәмгыятьнең спортчылары һәм тренерлары 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында махсус билгеләнештәге аерым мотоукчылар бригадалары составында батырларча сугыштылар, дошман тылында шартлату һәм диверсия эшләре алып бардылар, төрле юнәлештәге белгечләр әзерләделәр, фронтларда сугыштылар, тылда җиңүне яуладылар. Хәзерге вакытта Татарстанның «Динамо» сы, үзебезнең спорт традицияләрен саклап, югары казанышлар спортын һәм хезмәт-гамәли спорт төрләрен үстерүгә, массакүләм, ветераннар һәм балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм итүгә өлеш кертә, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.
Ышанам ки, легендар хәрәкәт киләчәктә дә республикабызның спорт тормышында һәм динамочыларның тату гаиләсе кыйммәтләре якын кешеләрнең язмышында зур роль уйнаячак.
Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, шулай ук Россия Федерациясенең чәчәк атуы хакына яңа спорт казанышлары телим!
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, ТР «Динамо» ИДО ФСҖСоветы рәисе Ә. Ә. Сәфәров