Рөстәм Миңнеханов «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты

29.01.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Яклар кайбер инвестицион проектлар буенча багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Арнест» төркеме – бизнесның берничә юнәлешен берләштерүче вертикаль интеграцияләнгән һәм экспортка юнәлдерелгән компания. Шул исәптән Россиядә сыра (базарда өлеше 11% ка якын) һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Җитештерү мәйданчыклары Ленинград, Түбән Новгород, Свердловск, Новосибирск һәм Иркутск өлкәләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасында, Хабаровск краенда һәм Татарстан Республикасында урнашкан.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.