Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша. Утырыш мәгълүмат технологияләре тармагының 2025 елдагы эшенә йомгакларга һәм 2026 елга бурычларга багышланган иде.
Чараның төп өлеше башланганчы Рөстәм Миңнеханов ТР цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Илья Начвин белән бергә махсус экспозицияне, шул исәптән мобиль хәбәр итү пунктын, дроннарны ачыклау җайланмаларын карап чыкты. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкның социаль регистрын тәкъдим итте, аны яңа заманча платформага күчергәннәр – «Ярдам» МС, платформа 1,1 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Шулай ук Экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасы тәкъдим ителде.
Аннары Татарстан Рәисе (видеоконференцэлемтә режимында) 2025 елда авыл җирендә урнашкан һәм модернизацияләнгән 30 почта элемтәсе бүлекчәсен ачуда катнашты. Аларның 15 бүлеге федераль программа кысаларында һәм 15е Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына ремонтланган. Бүгенге көндә ачылган почта бүлекчәләренә хезмәт күрсәтү зонасында 75 меңгә якын кеше яши.
Шулай ук цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында төбәкнең торак пунктларында кәрәзле элемтәнең база станцияләре ачылды. Аерым алганда, «Ростелеком» компаниясе Татарстанда 2025 елның икенче яртыеллыгында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» (УЦН 2.0) федераль проекты кысаларында 4G/LTE стандарты буенча 89 база станциясе урнаштырды. Моның өчен белгечләр республиканың 20 муниципаль районындагы 440тан артык авылда булдылар. Эшләр 2025 елның икенче яртыеллыгында башланган һәм 2026 елның гыйнварында тәмамланган. Тизйөрешле мобиль интернетка һәм сыйфатлы тавыш элемтәсенә 25 меңнән артык татарстанлы тоташтырылды. Аерым билгеләп үтелгәнчә, барлык 89 станция дә тулысынча Россия программа тәэминатында һәм җиһазларында эшли.
"Авыл җирендәге почта бүлекчәләре - мәктәп һәм кибет кебек үк кирәкле атрибут, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген ачылган 30 бүлек реконструкция узды, анда инде башка хезмәт шартлары һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты. Федераль коллегаларыбызга бу программа өчен рәхмәт белдерәсем килә".
ТР Рәисе шулай ук «Ростелеком» га 89 база станциясен урнаштырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу цифрлы тигезсезлекне бетерүгә ярдәм итәчәк. "Күз алдыгызга китерегез, теләсә кайсы урында, теләсә кайсы торак пунктта Татарстан кешесе сыйфатлы элемтә ала, бу заманча шартларда бик мөһим", - диде ул.
Коллегия барышында Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үсетрү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул шул исәптән республикада ЯФ үсеше программасын биш елга перспективалы итеп игълан итте. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, программаның максаты Татарстан Республикасында тулы канлы экосистема булдыру: биредә белгечләр үстерү, куәтле инфраструктура төзү һәм икътисадның һәм дәүләт идарәсенең реаль секторына технологияләрне массакүләм кертү. Программа дүрт блоктан тора - инфраструктура, кадрлар, гамәли проектлар һәм фән. Моннан тыш, «Алгарыш – ЯФ» ясалма фәһем өлкәсендә кадрлар әзерләү программасы кысаларында ЯФ юнәлешләре буенча студентлар дөньяның әйдәп баручы университетларында белем алачак. Диплом алганнан соң, мондый белгеч ким дигәндә өч ел Татарстан предприятиеләрендә эшләргә тиеш.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстанда кеше йөзен танып белү функциясе булган видеокүзәтү системасы булдырылуы турында сөйләде - инде 100 акыллы камера интеграцияләнгән. 2025 ел ахырында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ белән берлектә йөзләрне танып белүче видеокүзәтү системасын булдыруның беренче этабы тәмамланды: үзәге эшләнде, 100 «акыллы камера» тоташтырылды. 2026 елга бурыч - челтәрне киңәйтү, шулай ук төбәктә иҗтимагый иминлек дәрәҗәсен арттыру өчен яңа функциональ мөмкинлекләрне кертү.
Татарстанда дәүләт ресурсларына киберһөҗүмнәр саны ике тапкырга арткан - 2025 елда 1,5 млн очракка кадәр, дип хәбәр итте Илья Начвин. Ул критик инфраструктурага һөҗүмнәрне яңа куркыныч янау чыганагы дип атады. "Ашыгыч рәвештә сертификацияләнгән саклану чараларын гамәлгә кертергә, "ак хакерлар" белән аудит үткәрергә һәм читтән торып керү мөмкинлеген контрольдә тотарга кирәк. Безгә Сәнәгать министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм аларның тармак предприятиеләре белән берлектә әлеге чараларны үтәүне тәэмин итәргә кирәк", - дип билгеләде министр.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстанда гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка хәбәр итүнең яңа системасы булдырыла башлавын хәбәр итте. Планнар нигезендә, "Таттелеком" 2028 елга кадәр республика районнарында элемтә баганаларына 1,6 мең хәбәр итү сиренасы урнаштырачак. "Эшләр график буенча бара, 320 комплект монтажланган инде", - диде Илья Начвин.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, коллегиядә «Кукмара муниципаль районында цифрлаштыру буенча башкарыла торган эшләр турында» доклад белән чыгыш ясаганда, республика җитәкчелегенә түбәндәге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: югары тизлекле интернетны республиканың аз халыклы пунктларына җиткерергә.
Бу тәкъдимне шәрехләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чыннан да, бүген халык аз яшәгән пунктларның да интернет белән тәэмин ителүе мөһим, диде. "Интернетны без шәһәрләргә һәм эре торак пунктларга гына уздырырга тиеш түгел, - диде ул. - Гомумән, авылларга барып җитәргә тырышырга. Әгәр без бу торак пунктларны саклап калырга телибез икән".
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, «чиста күк» проекты нәтиҗәсендә шәһәрләрнең йөзе яхшы якка үзгәрде. Проект шәһәрләрнең эстетикасын яхшыртуга һәм телекоммуникацияләрнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән - һава элемтә линияләрен җир астына күчерү исәбенә. "Без җир асты коммуникацияләре буенча зур эш башкардык. Без моны шәһәрләребезнең тышкы кыяфәтенә карап күрәбез. Бу эшне катгый контрольдә тотарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Коллегия барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда wi-fi иҗтимагый нокталарының җитмәвенә игътибар итте һәм аларның челтәрен республика территориясендә киңәйтергә өндәде. "Wi-fi иҗтимагый урыннарда үзен бик яхшы күрсәтә, ләкин ул җитми. Сер түгел, бүгенге чикләүләр куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле. Безгә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук MAX милли мессенджерын гамәлгә кертүне шәрехләде. Аның сүзләренчә, бу мессенджерны мөмкин кадәр киңрәк үстерергә кирәк. Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук федераль ярдәм һәм аны гамәлгә кертү өчен шартлар барлыгын ассызыклады.
Коллегия барышында Татарстанның MAX милли мессенджерын гамәлгә кертү буенча ТОП-3 регионга керүе билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясендә 2030 елга кадәр республикада ясалма фәһемне үстерү программасын кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Без ЯФне кайда гына кулланмыйбыз - сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында, - диде ул. - Бу бик мөһим ресурс. Гомумән алганда, мәгарифне, социаль өлкәне, төзелешне, агросәнәгать комплексын цифрлы оештыру - бу бик мөһим юнәлешләр".