Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов региональ хәбәр итү системасының әһәмияте турында сөйләде.
Утырыш мәгълүмат технологияләре тармагының 2025 елдагы эшенә йомгакларга һәм 2026 елга бурычларга багышланган иде.
Региональ хәбәр итү системасы - куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе, дип ассызыклады ул һәм республикада белемле белгечләр барлыгын билгеләп үтте. "Без бүген бу юнәлештә алып барылган эшне күрдек, - диде ул. - Минем фикеремчә, аны ахырына кадәр төгәлләргә кирәк".
Урамнарда видеокүзәтү системаларын урнаштыру эшен дә дәвам итәргә кирәк, диде дәвам итеп Рөстәм Миңнеханов. Камералар куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ярдәм итә, алардан башка без күп кенә җинаятьләрне ачмас идек, дип ассызыклады ул. Видеокамералар иҗтимагый тәртипне тәэмин итәргә һәм вакыйгаларга оператив җавап бирергә ярдәм итә.
Беренче кварталда без ясалма фәһемне үстерү буенча 2030 елга кадәр программаны кабул итәргә тиеш, дип йөкләде Татарстан Рәисе. Бүген цифрлаштыру бөтен җиргә үтеп керә, диде ул, без моны күрәбез – мәдәният та цифрлаштырудан башка булдыра алмый, Архив эше дә – шулай ук булдыра алмый.
Татарстан Рәисе бүгенге коллегиядә булган Татарстан Республикасының элеккеге цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәгълүматлаштыру өлкәсендәге күп кенә проектлар Хәйруллин инициативасы белән башланган һәм гамәлгә ашырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновның Иннополисны һәм «Иннополис» МИЗны үстерү һәм алга этәрү юнәлешендәге эшен билгеләп үтте. "Бүген бездә Иннополис аша федераль бурычлар өлешендә гаять зур эш алып барыла, - диде ул. - Иннополис бүген гомумдәүләт әһәмиятенә ия".
Аннары тармакның иң алдынгы хезмәткәрләрен – мәгълүматлаштыруны үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.